RAEX рейтинг агентлыгы чыгарылыш сыйныф укучыларының көндәшлеккә сәләтлелеген ачыклау буенча үткәргән тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Уфа дәүләт авиация техник университеты каршындагы 153нче лицей Русиянең иң яхшы мәктәпләре исемлегенә кертелгән. Русиянең 100 урта гомуми белем бирү мәктәбе арасында Уфа лицее 30нчы урында тора.
Рейтинг агентлыгы тикшеренүе 15 мең мәктәптән алдынгы 30 югары уку йортына укырга кергән 125 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы турындагы мәгълүматларны өйрәнүгә нигезләнгән. Рейтинг өч юнәлештән тора: мәктәп тамамлаучыларның көндәшлеккә сәләтлелеге буенча Русиянең иң яхшы 100 мәктәбе; әзерлек юнәлешләре буенча Русиянең иң яхшы 50 мәктәбе; Русиянең алдынгы вузларына укырга кергәннәр саны буенча 300 мәктәп.
Техник, табигый-фәнни юнәлешләр һәм төгәл фәннәр буенча илнең иң яхшы вузларына булачак студентларны әзерләүче мәктәпләр арасында топ-50 исемлегенә Башкортстанның өч мәктәбе кергән. Болар: Уфадагы 153нче лицей, Нефтекамадагы 1нче лицей, Уфа дәүләт нефть техник университеты каршындагы М. С. Пинский исемендәге 83нче инженерлык лицее.
Өченче рейтингта, Русиянең алдынгы вузларына укырга керүчеләр саны буенча, башкаланың дүрт мәктәбе: 153нче лицей — 46нчы урында, 93нче гимназия — 179нчы урында, 39нчы гимназия — 182нче урында, 83нче лицей — 263нче урында.