Әлеге чарада Чиләбе өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгының башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Елена Тюрина, Башкортстанның Чиләбе өлкәсендәге вәкиле Амур Хәбибуллин, Башкорт милли-мәдәни автономиясе рәисе Рауль Асатулин катнашты.
Билгеле булуынча, Башкортстанның төбәктәге вәкиле һәм өлкәдәге Башкорт Корылтае башлангычы белән Чиләбе мәктәпләрендә башкорт телен укыту мәсьәләсе 2017 елда күтәрелгән иде. Әлеге тәкъдим төбәк губернаторы Борис Дубровскийга җиткерелде һәм аның тарафыннан хупланды. Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру буенча совет утырышында, бер генә бала башкорт телен өйрәнергә теләк белдерсә дә, без аңа бу мөмкинлекне тудырырга тиешбез, дип ассызыклады Борис Александрович.
Киңәшмәдә Башкортстанның Чиләбе өлкәсендәге вәкиле Амур Хәбибуллин, 2010 елгы Бөтенрусия халык исәбен алу мәгълүматларына таянып, бүген балаларның бары тик 10 проценты гына (3 мең кеше чамасы) башкорт телен өйрәнү мөмкинлеге булуын белдерде. Ә биредә башкорт телен өйрәнә алучылар саны 32 400 кешегә җитә. Алар Чиләбе өлкәсенең 26 район һәм шәһәрендә яши.
Шулай ук, Амур Хәбибуллин үзенең чыгышында башка милләт балаларының башкорт телен өйрәнү мисалларын китерде. Башкорт телен өйрәнүче урыс милләтеннән — 1674, украиннар — 44, татарлар — 4489, казахлар 364 укучы исәпләнә.
2010 елгы халык исәбен алу буенча Чиләбедә яшәүче 161 668 башкортның 90645е туган телен белә.
Башкортстан вәкилләре аларның телне белүче балалары өчен республикада күрелүче чаралар — югары уку йортларына укырга керү, тел буенча олимпиадаларда, конкурсларда, грантлар алуда катнашу, яңа һөнәрләр үзләштерү, башкортларның Чиләбе өлкәсендәге “Уралым” берләшмәсе вәкилләренең киңкүләм мәгълүмат чараларында, милли проектларда катнашу мөмкинлекләре турында сөйләде.
Конференцияне йомгаклап, Елена Тюрина балаларга һәм аларның әти-әниләренә башкорт телен өйрәнү мөмкинлеге барлыгын җиткерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Шулай ук ул Чиләбе өлкәсенең Мәгариф һәм фән министрлыгы башкорт телен өйрәнергә теләүчеләр санын махсус анкета ярдәмендә ачыклаячагын белдерде.