+4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
4 Октября 2018, 07:21

Иң көчле укытучылар — ир-егетләр!

“Русиянең ел укытучысы-2018” конкурсында биш җиңүче билгеләнде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Санкт-Петербургта узган бәйгенең ике туры нәтиҗәләре буенча биш финалист билгеләнде.

Шунысы кызыклы: быел финалистларның бишесе дә - ир-егет укытучылар. Алихан Динаев Чечен Республикасыннан — хокук һәм җәмгыять белеме, Игнат Игнатов Мәскәү шәһәреннән — информатика һәм технология, Илья Казанцев Псков шәһәреннән — тарих, җәмгыять белеме һәм хокук, Юрий Клюев Брянск шәһәреннән — химия, Григорий Назаров Мәскәү өлкәсеннән тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары.

Бүген аларны Мәскәүдә “Укытучы-лидер” туры көтә. Биш финалист Русия мәгариф министры Ольга Васильева катнашлыгында “Министр белән әңгәмә”дә катнашачак. Иртәгә, Укытучылар көнендә, “Русиянең ел укытучысы-2018” конкурсының абсолют җиңүчесе билгеле булачак.