+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 Октября 2018, 09:12

Укытучылар лаеклы бүләк алды

Бүген Хөкүмәт йортында республиканың иң яхшы педагогларын тәбрикләү тантанасы үтте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чарада агымдагы елда яхшы күрсәткечләргә ирешкән һәм конкурста җиңгән 33 иң яхшы укытучы 200 мең акчалата бүләк алды. Шулай ук 13 укытучы мәгариф өлкәсендә күпъеллык фидакарь хезмәтләре һәм югары һөнәри осталыклары өчен дәүләт бүләкләренә ия булды.

— Бүгенге тантанага республиканың иң яхшы укытучылары җыелган. Алар төбәктәге 70 мең педагог арасыннан иң-иңнәре, иң лаеклылары, — диде котлау чыгышында мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова.

Тантаналы чарада республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән абруйлы педагоглар, укучыларга төрле фәннәрдән белем бирүче укытучылар катнашты.

— Бүген барыбыз да зур шатлык та, дулкынлану хисе дә кичерәбез. Укытучы хезмәтен югары бәяләүче Хөкүмәткә, республиканың Мәгариф министрлыгына рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә илгә лаеклы шәхесләр тәрбияләү өчен барлык көчебезне салачакбыз, — диде “Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре” исеменә лаек булган Дүртөйле шәһәренең 6нчы “Кояшкай” балалар бакчасы җитәкчесе Зинфира Әхмәтшина.

Голландский дворик