+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 Октября 2018, 21:00

Көчле дә ул, бай да, ягымлы да...

Уфада Русия Урыс теле һәм әдәбияты укытучылары җәмәгатьчелегенең VI Конгрессы үтте.Мәртәбәле чараны ачу тантанасы Конгресс-холлда узды. Анда Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, Русия Мәгариф академиясе президенты урынбасары, психология фәннәре докторы Виктор Басюк, “Русский мир” фондының башкаручы директоры Владимир Кочин, “Антонио Менегетти” фәнни фонды секретаре, РДСУның социаль онтопсихология кафедрасы преподавателе Татьяна Вереитинова, Русиянең мәгариф министры советнигы Андрей Петров, республика­ның мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Рөстәм Мәрданов чыгышын Русия Президенты Владимир Путинның әлеге чара уңаеннан тәбрикләү хаты белән башлады.
— Бүгенге фәнни-мәдәни, җәмәгать­челек форумы аеруча әһә­мият­ле. 100дән артык милләт вәкиле яшәгән республика өчен телне саклау мәсьәләләре аеруча мөһим. Бу җәһәттән төбәктә күп эшләр башкарыла. “Русия мил-ләт­ләре бердәмлеген ныгыту һәм Башкортстан Республикасында халыкларның этномәдәни үсеше” турындагы дәүләт программасы эшләп килә, дәүләт һәм туган телләр буенча грантлар булдырылды. Безнең күпмилләтле республикада укыту — алты, ә туган телләрне өйрәнү ундүрт телдә алып барыла, — диде Рөстәм Мәрданов.
“Хәзерге Русиядә тел һәм мәдәни процесслар динамикасы” дигән темага багышланган чарада илнең 76 төбәгеннән 500дән артык галим-филолог, югары уку йорт­ларының, мәктәпләрнең урыс теле укытучылары, әдә­бият­чылар, методистлар, дәреслекләр нәшер итүчеләр катнашты.
Конгресс ике елга бер үткәре­лә һәм илнең педагогик берләш-мәсе өчен зур кызыксыну тудыра. Чарада урыс теленең Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә бүгенге торышына кагылышлы иң актуаль мәсьәләләр күтәрелә. Андый конгрессны үткәрү өчен Русиянең алдынгы фәнни үзәкләре көрәшә. Беренче тапкыр Санкт-Петербургта оештырылган мәртәбәле чара 2014 елда — Сочида, 2016 елда Казан шәһәрендә үтә. Алтынчы Конгрессның Уфада узуы Башкортстан өчен бик әһәмиятле һәм бер дә очраклы түгел. Рес­пуб­ли­каның урыс филологиясе буенча саллы хез­мәтләр язган күренекле галимнәре Лена Сәя-хова, Кәбир Закирҗановның исемнәре дөнья күләмендә киң билгеле.
Санкт-Петербургтан килгән Татьяна Налимова мондый конгресста өченче тапкыр катнаша. Ул — педагогия фәннәре кандидаты, доцент, Санкт-Петербург дәүләт сәнәгать технологиясе һәм дизайн университетында 40 ел урыс теле һәм әдәбияты укыта. Кушнаренко районы кызы Татьяна Анатольевна 1974 елда БДУның филология факультетын тәмамлаган. Кайчандыр урыс теле һәм әдәбияты буенча тирәнтен белем биргән Леонид Васильев, Лев Бараг, Вера Синенко, Ромэн Нәзиров, Кәбир Закирҗанов, Нина Гарипова, Борис Әхмәтшин, Лена Сәяхова кебек бөек укытучыларны зур хөр­мәт белән телгә алды.
— Быел конгрессның Уфада оештырылуына бик шатмын, туган ягымны сагынып кайттым. Башкаланы танырлык та түгел, искиткеч үзгәргән. Конгресс-холлны да беренче тапкыр күрүем, без БДУда укыганда бу урыннар шул дәрәҗәдә үзгәрәчәк, матурланачак, дисәләр, һич ышанмас идек. Башкортстанда мондый мәртә­бәле чараның үтүе зур горурлык, — ди якташыбыз.
Конгресс программасы чараларга бай булды. Аның фәнни эшендә, шулай ук, “Урыс гуманитар миссиясе” мәгариф проекты буенча генеральный директор урынбасары Ирина Васильева, РОПРЯЛ секретариаты директоры Александр Коротышев, урыс теле һәм әдәбияты препода­вательләре халыкара ассоциациясе генеральный секретаре һәм Русия җәмгыятенең башкаручы директоры Наталья Брунова да катнашты.
12-13 октябрьдә 6 юнәлеш һәм 5 “түгәрәк өстәл”дә урыс теле буенча иң актуаль мәсьәләләр каралды. Чара барышында урыс теле һәм әдәбияты укытуның һәм фәнни өйрәнүнең юнәлешләре, педагогик кадрлар әзерләү мәсьә-ләләре, урыс теле өлкәсендә дәүләт һәм җәмәгатьчелек башлангычлары тикшерелде. Моннан тыш, “түгәрәк өстәл”дә урыс теле буенча тест үткәрүнең сыйфатын бәяләү һәм күзәтчелек мәсьәлә-ләре дә каралды. Русия вуз­ларының әзерлек бүлекләре вәкилләре чит ил абитуриентларын кабул итүне активлаштыру мәсьәләсен дә күтәрде. Җанлы дискуссиягә корылган “түгәрәк өстәл”ләр, секция утырыш­ла­рының башкаланың алдынгы гимназияләрендә һәм югары уку йортлары мәйданчыкларында үтүе аеруча үзенчәлекле булды. Конгрессны ябу тантанасында Башкортстан дәүләт универси­тетының филология факультеты деканы Альмира Ямалетдинова һәм Мәгарифне үстерү институ­тының кафедра мөдире Татьяна Дорожкина Пушкин медале белән бүләкләнде.