Башкортстаннан сенатор Лилия Гомәрова Женевада фән һәм технологияләр өлкәсендә гендер тигезлеге мәсьәләләре буенча фикер алышуда катнашты. Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, бүген хатын-кызларның фән һәм мәгариф өлкәләрендә катнашуы өстенлекле юнәлеш булып тора, дип билгеләде.
- Әгәр дөньяда фәнгә җәлеп ителгән хатын-кызлар 29 процентка якын булса, Русиядә алар 43 процентка якын. Германиядә бу күрсәткеч – 28, Бөек Британиядә – 39, ә Япониядә - 16 процент. Хатын-кызлар югары квалификацияле фәнни кадрларның шактый өлешен тәшкил итә. 2016 елда 7 меңнән артык фән докторы һәм 34 меңгә якын фән кандидаты хатын-кыз булды, - дип билгеләп үтте сенатор.
Лилия Гомәрова әйтүенчә, мәгариф өлкәсендә хатын-кыз позицияләре көчлерәк: вузларда профессор-укытучылар составының 57 процентын хатын-кызлар тәшкил итә.
Сенатор кызларның фәнгә омтылышын балачактан ук ачыклау һәм бу сәләтләрне үстерү идеясен хуплады. Ул билгеләп үткәнчә, Русиядә хатын-кыз балаларга белем һәм тәрбия бирсен, медицина хезмәтләре күрсәтсен өчен шартлар тудырыла.
– Бүген бездә мәктәпкәчә учреждениеләргә чират юк, Русия хатын-кызлары тыныч кына эш белән шөгыльләнә һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары өчен борчылмый. Без кабул иткән барлык программалар һәм концепцияләр гендер тигезлегенең барлык аспектларын да үз эченә ала, бу безгә тормышның барлык өлкәләрендә дә бу мөһим юнәлешне кулдан ычкындырмаска мөмкинлек бирә, – дип ассызыклады Лилия Гомәрова.