+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 Октября 2018, 07:25

Республиканың яшь аграрийлары - призерлар сафында

9-13 октябрьдә Мәскәүдә “Яшь натуралист-2018” Бөтенрусия конкурсы узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Конкурста Русия мәктәпләрендә белем алучы 12-18 яшьлек укучылар һәм, шулай ук, педагогик коллективлар, укучыларның җитештерү бригадалары җитәкчеләре, педагогия хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты.

Бәйгегә республикадан Уфа, Авыргазы, Илеш, Кушнаренко, Зианчура, Хәйбулла, Бөре районнары, Уфа шәһәре укучылары һәм укытучылары барды. Конкурс программасы буенча укучылар эшләрен күргәзмә экспозиция рәвешендә тәкъдим ителгән практик нәтиҗә белән бергә якларга тиеш иде.

Укучылар мәктәпнең укыту-тәҗрибә участогында үстерелгән яшелчә-җимешләрне, табигый материалдан эшләнгән әйберләр, чәчәк композицияләре, консерва продукцияләре тәкъдим итте. Конкурс эшләрен яклау һәм экспозиция тәкъдим итү “Игенчелек”, “Яшелчә-җимеш үстерү”, “Чәчәк үстерү”, “Дару үләннәре” , “Умартачылык”, “Ландшафт дизайны һәм архитектура”, “Шәхси ихата яки фермер хуҗалыгы ”, “Малая Тимирязевка” номинацияләре буенча үткәрелде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча:
“Ландшафтный дизайн” номинациясендә Зианчура районының Исәнгул 3нче мәктәбе укучысы — 2нче урын,
“Яшелчә-җимеш үстерү” номинациясендә Уфа районының Кызыл Яр мәктәбе укучысы — 3нче урын,
“Фестивальнең балалар матбугат хезмәте” номинациясендә Авыргазы районының Бишкаен мәктәбе укучысы 1нче урын яулады.

Педагоглар өчен оештырылган бәйге нәтиҗәләре буенча Уфа һәм Хәйбулла районнарының педагоглар коллективлары - көмеш, Илеш районы Иске Күктау мәктәбенең укытучылар коллективы бронза медальләр алып кайтты.