-2 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
31 Октября 2018, 12:12

“Ел тәрбиячесе-2018” бәйгесендә иң осталар көч сынаша

Бүген Мәгарифне үстерү институтында “Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел тәрбиячесе-2018” республика конкурсын ачу тантанасы узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Һөнәри конкурсның 31 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр үтәчәк төп этабында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Быел бәйгедә Уфа, Агыйдел, Күмертау, Нефтекама, Октябрьский, Салават, Сибай, Стәрлетамак, Межгорье шәһәрләреннән һәм 41 районнан барлыгы 53 педагог үз көчен сыный. Катнашучылар арасында яшьләрнең күп булуы әһәмиятле. Шулай ук, конкурста югары категорияле — 28, беренче категорияле — 22 педагог булачак. 46 тәрбияченең югары һөнәри белеме бар. Бәйгедә музыкаль җитәкчеләр һәм физкультура инструкторлары да катнаша.

Конкурсантлар өчен беренче бирем — халык алдында чыгыш ясау, икенчесе - осталык дәресе күрсәтү. Җиңүчене һәм лауреатларны мәгариф министры белән “түгәрәк өстәл” артында әңгәмә көтә.

Конкурсны Мәгариф министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институты оештыра.