+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 Ноября 2018, 09:10

Мәскәү укытучылары 90 мең сум ала...

Ә узган ел аларның уртача хезмәт хакы 76 мең сум гына булган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Мәскәү Мәгариф департаментының икътисади анализ идарәсе начальнигы Александр Моратов мәктәп укытучыларының уртача эш хакы 90 мең сумнан артып китүе турында хәбәр итте. Билгеле булуынча, былтыр бу сумма 76 мең сум чамасы булган.

Моратов әйтүенчә, Президентның май указларына ярашлы, әлеге аермага дәртләндерүче түләүләр һәм шәһәрдәге төрле өстәмәләр ярдәмендә ирешелгән. Мәсәлән, сыйныф җитәкчесе өчен өстәмә түләү — 12 500 сум (әгәр сыйныфта 25 бала укыса).

“Мәскәүнең электрон мәктәбе” проектын үстерүдә ярдәм өчен шулай ук өстәмә түләү каралган. Электрон укыту материаллары төзегән өчен педагоглар грант ала. Ел нәтиҗәләре буенча мәктәпләргә 4 миллионнан алып 30 миллион сумга кадәр акча бүленә, ул акчалар укытучыларга премия итеп бирелә.