+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 Ноября 2018, 08:15

Яраткан тәрбиячең өчен тавыш бир!

“Башкортстанның мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел тәрбиячесе-2018” конкурсы кысаларында онлайн-тавыш бирү бара.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада балалар бакчалары тәрбиячеләренең һөнәри бәйгесе дәвам итә. Бүген финалга чыгучы конкурсантлар мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова белән “түгәрәк өстәл”дә әңгәмәдә катнаша. Конкурсны тантаналы ябу чарасында җиңүчеләрнең исеме билгеле булачак.

Шулай ук әлеге вакытта конкурс кысаларында “Тамашачы сөюе призы” номинациясе буенча онлайн-тавыш бирү бара. Бәйгедә катнашучылар өчен Мәгариф министрлыгының социаль челтәрләрдәге рәсми битендә сәгать 2гә кадәр тавыш бирергә мөмкин.