Математика, информатика һәм Русия халыклары мәдәнияте нигезләре укытучыларының яртысы тест тапшыра алмаган. Русиянең фән һәм мәгариф өлкәсенә контрольлек итү буенча федераль хезмәте бердәм федераль бәяләү материаллары нигезендә укытучыларның компетенциясен тикшерүгә нәтиҗә ясаган.
Ведомство башлыгы Сергей Кравцов белдерүенчә, укытучыларның әзерлеген тикшергәндә югары һәм реаль булмаган бәя бирүгә караганда, объектив бәяләү яхшырак.
Башка фәннәр буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә: икътисад, урыс теле һәм әдәбияты, "Русия дөньяда" фәннәрен укытучыларның дүрттән бер өлеше “2ле” алган. Җәмгыять белеме һәм хокук фәне укытучылары тестны уңышлы гына үткән. Ә менә туган тел һәм әдәбият укытучылары иң югары нәтиҗә күрсәткән.
Быел тикшерү Русиянең 67 субъектында 22 мең педагог арасында уздырылган. Укытучыларны үзләренең фәнен белү буенча гына түгел, шулай ук методик мәсьәләләр чишү һәм укучыларның эшләрен бәяләү буенча да тикшергәннәр.