1нче гимназия тагы бик күп башлангычларда беренче була. Мәсәлән, укучыларның фәнни-гамәли конференциясен оештыруны, фәнни хезмәтләрдән җыентык чыгаруны гадәткә кертәләр. “Без һәм гимназия” гәзите нәшер ителә.
Беренче директор Венера Халикова шәһәрдә үткән “Ел укытучысы” бәйгесендә җиңүче була. Гомумән, гимназиянең күп кенә педагоглары шәһәр һәм район дәрәҗәсендә җитәкчеләр булып киткән. Элекке директорлар Венера Халикова – Собханкул авыл хакимиятен җитәкләгән, Айгөл Әхмәтова – мәгариф идарәсе начальнигы. Директор урынбасарлары Илвира Насыйбуллина район хакимияте башлыгы урынбасары булып эшләгән, Гөлзидә Нигъмәтуллина – Балалар-үсмерләр иҗат йорты директоры. Урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Дилә Арсланова – бүген район хакимиятенең эшләр идарәчесе.
Нурулла Бикчуров җитәкчелек иткән чорда гимназиянең яңа бинасы калкып чыга. Менә ун елдан артык балалар шәһәрнең шәхси йортлар күпләп төзелгән төбәгендә заманча бинада белем ала. Быелгы уку елында 638 укучыга 43 педагог белем бирә. Шуларның 19ы – югары, 16сы беренче категориягә ия. Бүгенге директор Румил Әюпов сүзләренә караганда, гимназиядә сыйфатлы белем бирү, сәләтле балаларга ярдәм күрсәтү системасын камилләштерү, укытучыларның инновацион эшчәнлеген активлаштыру өчен барлык шартлар тудырылган. Укучылар бер сменада белем ала.
Бинада, мәктәп китапханәсеннән тыш, шәһәрнең 3нче модельле китапханәсе дә урнашкан. Ике спорт залы заманча җиһазландырылган. Узган елдан ату тиры эшли. Малайларның хезмәт дәресләре агач эшләре һәм слесарь цехлары урнашкан остаханәдә үтә.
Мондый шартларда белем алган укучылар да сынатмый. Румил Рим улы ассызыклавынча, өченче ел рәттән гимназия район һәм шәһәр мәктәпләре арасында БДИ нәтиҗәләре буенча барлык фәннәрдән дә беренче урында бара. Узган уку елында Нэлли Галләмова Бердәм дәүләт имтиханында физикадан 100 балл җыйган. Берничә ел элек аның абыйсы да шундый нәтиҗә күрсәткән булган. Андый уңышка ирешүчеләр республикада гына түгел, илдә дә санаулы гына. Ике ел элек гимназия командасы физика буенча Башкортстан кубогының республика этабында икенче урын яулаган. Гомумән, укучылар төрле фәннәрдән Русия, республика олимпиадаларында, бәйге-конкурсларда, конференцияләрдә уңышларга ирешә. Быелгы уку елында 5 укучы район хакимияте башлыгы стипендиясен ала.
Укытучы хезмәтенә иң зур бәя – укучының уңышлары. “Укытучы... Аның асылы нидә соң? Ул, дәреслекне сөйләп биреп, синең белемнәрне бәяләүче генәме? Әллә синең өчен зур тырышлык салып, җан атып йөрүчеме? Баласын яшәргә өйрәтеп, аңа акыл бирергә тырышкан ана кебек, ул бөтен гомере буе туплаган аң-белемен сиңа бирә. Укытучы күңел җылысын салып, бездән белемле, зыялы, игелекле кешеләр әвәли. Аның йөрәгендә һәр укучыга урын бар”. Мәктәп гәзите биләренә шушы юлларны язган 10нчы сыйныф укучысы Зарина Галимуллина барлык укучыларның гимназия укытучылары турында фикерен белдергәндер. Менә шулай физиклар да, лириклар да тәрбияләнә 1нче гимназиядә.
Резеда НУРТДИНОВА.
Туймазы шәһәре.