0 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 Ноября 2018, 12:20

Шимбә көнне уку кирәкме?

Мәскәү яны мәктәпләренең 98 проценты биш көн укытуга күчкән.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Бүгенге көндә Мәскәү яны мәктәпләренең 98 проценты биш көн укытуга күчте. 56 районның гомуми белем бирү учреждениесе шимбә дәрес үткәрүдән баш тартты”, — дип хәбәр итә Мәскәү өлкәсенең хөкүмәт рәисе урынбасары — мәгариф министры Ольга Забралова.

Аның әйтүенчә, әлегә 21 мәктәптә укыту катнаш режимда алып барыла. Фәннәрне тирәнтен өйрәнүче һәм профильле программа белән укучы югары сыйныфлар гына атнасына 6 көн укый.

— Алдагы уку елында бу мәктәпләр дә биш көнлек укытуга күчәчәк. Әлеге вакытта яңа укыту планы булдырыла, — дип белдерә министр.