+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
29 Ноября 2018, 06:32

Өч ай чирләгән өчен мәктәп баладан баш тарта

Уфа мәктәпләренең берсендә 6нчы сыйныфта укучы Әлфинур Ганиева өч ай чирләп яткан. Ә хәзер аны моңа кадәр белем алган мәктәбенә кабул итәргә теләмиләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кызның әнисе бу хәл турында чаң кага. Мәктәп директоры аңа балагызны башка мәктәпкә күчерегез дигән.

Әле әнисе кызын өйдә үзе генә укыта, гәрчә бу эш аңа җиңел бирелмәсә дә. Директор, мәктәпнең уку буенча күрсәткечләре түбәнәймәсен өчен баладан баш тарта, ди Әлфинурның әнисе.