+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
29 Ноября 2018, 12:18

Студентлар шпаргалканы тырнакка да яза

Яшьләрнең фантазиясенә исең-акылың китәр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Екатеринбург студентлары һәм укучыларына энтузиаст Иван Колотовкин ун еллап җыйган төрле шпаргалакалар коллекциясен күрсәткәннәр. Андагы экспонатлар кызлар һәм егетләрнең имтиханга яисә зачетка мәгълүматны яшерен рәвештә алып керү өчен төрле юллар табуы турында сөйли.

Коллекциядә ни генә юк: шпаргалка яшерелгән пудра савытларыннан алып, үкчәсенә кәгазь ябыштырылган туфли һәм язып тутырылган ясалма тырнакларга кадәр бар. Яшьләрнең фантазиясе киңлегенә исең-акылың китәрлек. Мәсәлән, кайсыдыр студент шоколад плиткасына химия формулалары язган.