— Бүгенге шартларда мәгарифнең җәмгыятьтәге ролен күтәрү, аның башка тармаклар белән бергә тыгыз бәйләнештә үсүенә ирешү мөһим. Заманча һәм хәвефсез мәгариф даирәсе булдыру — көн таләбе. Шулай ук лаеклы гражданин тәрбияләү укытучының мөһим бурычы, — ди Бакалы районының мәгариф бүлеге начальнигы Лилия Галиева. – Уку елы алдыннан үткән укытучылар конференциясендә район педагогия җәмәгатьчелеге эшчәнлеге югары бәяләнде. Әмма мәгариф учреждениеләрендә белем бирү һәм тәрбия эшчәнлегендә проблемалар да бар. Атап әйткәндә, белем бирүнең сыйфатын тагын да күтәрү юнәлешендә максатлар билгеләнде. Аларны тормышка ашыру өчен шартлар тудырылган. Мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренең матди базасын яхшырту юнәлешендә эш дәвам итә. Мәсәлән, район бюджетының яртысыннан күбрәге мәгариф тармагы ихтыяҗлары өчен сарыф ителә. “Республиканың 100 еллыгына – 100 объект” программасы кысаларында Бакалыда 825 укучыга исәпләнгән заманча уку йорты төзелә. Озакламый ул файдалануга тапшырылачак.
Гомумән, Бакалыда социаль объектлар, торак төзелешенә җитди игътибар бирелә. Район авылларының йөзе елдан-ел күркәмләнә. Тулысынча аграр төбәк саналган бу районның социаль-икътисади күрсәткечләре гомум республика саннарыннан югарырак. Район хакимияте тарафыннан алып барылган социаль-икътисади сәясәт халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга, яшьләргә авылда төпләнеп калырга киң мөмкинлекләр тудыруга юнәлтелгән. Мәгарифне ныгыту, белем-тәрбия бирүне камилләштерү шушы сәясәтнең төп юнәлешләреннән санала.
— Русия Президентының “май” указына ярашлы, 2024 елга кадәр мәктәптә белем бирү дәрәҗәсе буенча без иң алдынгы 10 дәүләт арасында булырга тиеш. Шуның өчен үз төбәгебездә балаларда укуга омтылыш, белем аласы килү теләге тәрбияләү методикасын һәм технологиясен кулланышка активрак кертергә кирәк. “Күп белдерүгә караганда, аз белдереп тә эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы”, – дигән мәгърифәтче һәм галим Г. Ибраһимов. Республика укытучылары форумында билгеләнгәнчә, һәр бала белән җентекле шөгыльләнергә, аларның сәләтен вакытында ачарга, аларга үз төбәгебездә омтылышларын тормышка ашырырга ярдәм итәргә бурычлыбыз, — ди Лилия Галиева.
Әйе, заман укучы, укытучы һәм әти-әниләр алдына зур бурычлар куя. Җәмгыять инновацияле үсешкән чорда укучы өчен иҗади фикерләү һәм проблемаларны хәл иткәндә үз чишелешеңне таба белү, инициативалылык иң мөһим сыйфатлардан санала. Югары әхлаклы, зыялы, тормышта үз урынын, һөнәри юлын табып гаиләдә һәм мәктәптә алган тәрбиясен куллана белгән, авырлыклар алдында югалып калмаучы, кыю һәм тәвәккәл балалар тәрбияләү максатын куеп эшли педагоглар.
— Бала рухи үсешкән, иҗади, әхлакый һәм физик яктан сәламәт, социаль яраклашкан шәхес булып формалашырга тиеш. Моның өчен, — дип дәвам итә сүзен Лилия Рәмдрәк кызы, — һәр балага сыйфатлы белем алу өчен тигез мөмкинлек бирелергә, техник иҗат өчен шартлар тудырылырга тиеш. Шулай ук педагогларның һөнәри камилләшүен тәэмин итәргә кирәк. Әйткәндәй, 2020 елда укытучыларны аттестацияләүнең яңа моделен кертү күздә тотыла. Ул заман таләпләреннән чыгып гамәлгә ашырылачак.
Мәгариф, тәрбия процессында өстәмә белем бирү мөһим урын алып тора. Районның өстәмә белем бирү системасына балалар иҗаты йорты, балалар сәнгать мәктәбе, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе керә. Аларда белемле, тиешле квалификацияле педагоглар эшли. Үсеп килүче буынга рухи-әхлакый, мәдәни һәм физик тәрбия бирү юнәлешендә аларның роле ифрат зур. 5 яшьтән алып 18 яшькәчә балаларның сиксән проценты шушы мәктәпләрдә шөгыльләнә. Өстәмә белем бирү учреждениеләре булмаган торак пунктларда яшәгән балаларны да шушы системага җәлеп итү проблемасын хәл итү юнәлешендә актив эшлибез. Җәйге каникул чорында республика һәм урындагы бюджетлар ярдәме белән балаларның ялын оештыру буенча нәтиҗәле эш алып барылды. Ял һәм савыктыру кампаниясе мәктәп яшендәге балаларның (районда алар 3 меңнән артык) барысына да диярлек каникулларын файдалы һәм фәһемле итеп үткәрү мөмкинлеген бирде.
Мәктәпкәчә учреждениеләргә 1400гә якын бала йөри. Аларны тәрбияләү, белем бирү камилләштерелә, барлык балалар бакчалары да заманча программаларны һәм вариатив технологияләрне үзләштерә.
Әлбәттә, мәктәпләрдә укытуның иң өстенлекле бурычларының берсе — белем бирүнең сыйфатын күтәрү. Бу юнәлештә дәүләт йомгаклау аттестациясе объектив күрсәткеч. 2018 елның бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча, безнең чыгарылыш сыйныфлары укучылары яхшы күрсәткечләргә иреште.
— Бакалы укытучылары һөнәри осталыкларын даими камилләштерә, алар төрле конкурсларда, төбәк конференцияләрендә актив катнаша. Укытучыларыбызның иҗади эшчәнлеге тиешенчә бәяләнә. Гомумән, укучыларга төпле белем бирү, аларда белемне күтәрү күнекмәләрен формалаштыру һәм иҗади сәләтләрен төрле яклап ачу, социаль активлыкларын, мөстәкыйльлек һәм җаваплылык хисләрен үстерү юнәлешендә максатчыл эшли безнең педагоглар. Укытучы үз һөнәрен ярата икән, укучысына ышана икән, һичсүзсез, максатына ирешәчәк, — ди ышаныч белән район мәгариф бүлеге начальнигы Лилия Галиева.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Бакалы районы.