+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
7 Декабря 2018, 12:05

Татар гимназияләре укытучылары сынау тота

Бүген башкаланың 65нче татар гимназиясендә “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” республика конкурсының шәһәр этабы бара.

Добавить в предпочтительные источники Google
Быел бәйгедә Уфа шәһәре буенча ике укытучы көч сыный: алар — 84нче татар гимназиясе укытучысы Эльвира Идрисова һәм 65нче татар гимназиясе укытучысы Гүзәл Заһитова.

Ике мөгаллимәнең дә исемнәре шәһәр күләмендә билгеле. Алар еш кына башка укытучылар белән тәҗрибә уртаклаша, ачык дәресләр, чаралар үткәрә.

Конкурста катнашучы укытучылар, бәйгенең эссе язу, үз проектларын яклау кебек этапларын уңышлы үтеп, ике көн дәвамында ачык дәресләр күрсәтә. Кичә 84нче татар гимназиясе укучыларына Гүзәл Заһитова “Исем фигыль» темасы буенча дәрес бирсә, бүген 65нче татар гимназиясендә Эльвира Идрисова осталыгын күрсәтә. Мөгаллим татар теленнән “Исем” темасы буенча ачык дәрес күрсәтә. Аларның эшен югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты кафедралары һәм Мәгарифне үстерү институты педагоглары бәяли.

— Гүзәл Миртимер кызы - ике дистә елдан артык педагогик стажы булган тәҗрибәле укытучыларыбызның берсе. Ул һәрвакыт яңалыкка омтыла. Шул еллар эчендә хезмәттәшебез мәртәбәле конкурста катнашу өчен өлгерде, тәҗрибә туплады. Без аның үзен лаеклы тәкъдим итәчәгенә ышанабыз, — ди 65нче татар гимназиясе директоры Әнфисә Галимҗанова.
Без дә милләтебезнең йөзек кашлары булган татар гимназияләре укытучыларына мәртәбәле бәйгедә кыюлык, уңышлар телибез!