+2 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 Декабря 2018, 08:20

Йомгаклау иншасы нәтиҗәләре билгеле

Бары тик 113 укучы беренче сынауны үтә алмады.

Добавить в предпочтительные источники Google
5 декабрьдә узган йомгаклау иншасын республиканың 99,4 процент чыгарылыш сыйныф укучысы уңышлы язды. Бары тик 113 укучы беренче сынаудан зачет ала алмады.

Йомгаклау иншасының төп этабында 18 530 укучы катнашты, аларның 407се изложение язды. 117 кеше инша язарга бөтенләй килмәде. Имтихан республиканың 879 мәктәбендә, шул исәптән өйдә дә, үтте. Инша язуны 838 күзәтүче контрольдә тотты.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар һәм холык төзәтү колониясендәге үсмерләр инша урынына изложение язды.

Билгеле булуынча, әлеге сынауның нәтиҗәсе — урта белемгә ия булуның мәҗбүри һәм БДИ тапшыруга үтү этабы булып тора. Иншадан “зачет” алган укучыларга гына Бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга рөхсәт бирелә.

Йомгаклау иншасы язу өчен өстәмә көннәр киләсе елның 6 февраленә һәм 8 маена билгеләнгән.