+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 Декабря 2018, 08:42

Документларны биш вузга тапшыруны бетермәкчеләр

Русия мәгариф министры Ольга Васильева абитуриентлар өчен үзгәрешләр кертергә җыена.

Добавить в предпочтительные источники Google
Русия вузларында укырга кабул итү кампаниясе башлануга биш ай гына вакыт калып бара. Чыгарылыш сыйныф укучылары документларын ничә вузга һәм ничә белгечлеккә бирергә мөмкин булуы турында бүгеннән баш вата.

Русия мәгариф министры Ольга Васильева документларны, элеккечә, биш вузга тапшыруга каршы. Аның фикеренчә, мондый алым югары белем бирүнең абруен төшерә.

Киләсе елда мәктәпне тәмамлаучылар өчен укырга керү тәртибе үзгәрерме? Бу сорауга әлегә Мәгариф министрлыгы да, Фән һәм югары белем бирү министрлыгы да төгәл җавап бирми.