0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
11 гыйнвар 2019, 08:47

Бүген - олимпиаданың иң җаваплы көне

Укучылар сөйләм осталыгын күрсәтә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясендә туган телләр буенча олимпиада дәвам итә.

Анда татар, мари, удмурт, чуваш телләре һәм әдәбияты буенча иң сәләтле һәм белемле укучылар көч сынаша. Бүген - алар өчен аеруча җаваплы көн: укучылар, бер-берсе белән диалог корып, сөйләм осталыгын күрсәтергә тиеш.

Быел туган телләр буенча олимпиадада республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 200дән артык укучы катнаша. Алар бирелгән темалар буенча кичә инша язды, тел һәм әдәбият буенча викторина сорауларына җавап бирде.

Шулай ук, олимпиадада катнашучылар югары уку йортлары вәкилләре, иҗат кешеләре белән очрашты, “Русия — минем тарихым” мультимедиа паркында булды.

Аларны бүген иң дулкынландыргыч мизгелләр көтә — көн ахырында җиңүчеләр билгеле булачак.