+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 Января 2019, 12:15

Инвесторлар мәктәпләргә игътибар итәрме?

Бүген Мәскәүдә Гайдар форумы ачылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
17 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк масштаблы очрашуның темасы — “Русия һәм дөнья: максатлар һәм кыйммәтләр”.

Гайдар форумы тугызынчы тапкыр үткәрелә һәм быел ул рекордлы санда катнашучылар җыйган — 15,5 мең кеше. Төрле дискуссия мәйданчыкларында 650 эксперт, шул исәптән 120 чит илнекеләр чыгыш ясаячак.

Форумның беренче көне “Русия —Франция: мәгарифнең яңа технологияләре” Forbes һәм Трианон диалогы белән ачылды. Аның максаты— Русия мәктәпләренә шәхси инвесторлар җәлеп итү.

Чараның модераторы Николай Усков билгеләвенчә, кеше капиталына инвестиция салу мәсьәләләре икътисади үсешкә, илдәге иминлеккә һәрвакыт йогынты ясый. Белгечләр фикеренчә, илнең инвесторлары әлегә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары белән генә кызыксына, мәктәпләр һәм югары уку йортлары читтә кала.

Яңа технологияләрне ничек нәтиҗәле кулланырга һәм дөрес юнәлешне ничек сайларга? Форумда нәкъ шул сорауларга җаваплар эзләнәчәк.