+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 Января 2019, 12:50

Бөекбритания совет мәгариф системасы буенча укытуга күчкән

Британия балалары Розенталь, Ландау һәм Колмогоров дәреслекләре буенча белем ала.

Добавить в предпочтительные источники Google
Русия мәгарифендә БДИ кертелүгә 10 ел тулуны билгеләгәндә, Бөекбритания тулысынча совет мәгариф системасына күчеп бетеп килә. Англиянең мәгариф министры Джастина Гриннинг белдерүенчә, илнең алдынгы һәм заманча уку йортлары артыннан Британиянең урта мәктәпләре дә СССР мәгарифе системасына күчкән.

Хәзер Британиянең барлык укучылары да Розенталь, Ландау һәм Колмогоровның гениаль дәреслекләре буенча белем ала.

Эчтәлеген һич үзгәртмичә тәрҗемә иткән совет дәреслекләреннән укыган балаларның белем дәрәҗәсе күпкә яхшырган — алдынгы мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучыларының яхшы күрсәткечләре моны исбатлый. Димәк, дөньядагы иң бай һәм билгеле кешеләрнең балалары да совет системасы буенча укытыла.

Киләчәктә Бөекбритания югары уку йортларына да үзгәрешләр кертергә ниятли.