+2 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 Января 2019, 07:24

Уфада «Танып белү һәм иҗат» конференциясе узачак

24 гыйнварда сәгать 12дә башкаланың 1нче лицеенда Уфа шәһәре Кече фәннәр академиясенең «Танып белү һәм иҗат» XXIII фәнни-гамәли конференциясе узачак. Анда 5-11нче сыйныф укучылары катнаша.

title
Конференция 1-4нче сыйныф укучылары өчен 29 гыйнварда сәгать 12дә 58нче лицей мәйданчыгында планлаштырылган.

Чараны Уфа шәһәре хакимиятенең мәгариф идарәсе оештыра.

1997 елның мартында шәһәр хакимиятенең мәгариф идарәсе һәм Башкортстан дәүләт университетының уртак тырышлыгы белән Кече фәннәр академиясе ачыла. Учреждениенең төп бурычы -- актив фәнни эшчәнлеккә сәләтле балаларны ачыклау, тәрбияләү һәм аларга ярдәм итү.

Кече фәннәр академиясе эшчәнлеге әлеге процесска өстәмә белем бирү учреждениеләрен – Яшь техниклар станцияләрен, яшь натуралистларны, туган якны өйрәнүчеләр станцияләрен, пионерлар сарайлары түгәрәкләрен һәм башка балалар учреждениеләрен җәлеп итү юлы белән башкарыла.

Хәзерге вакытта Уфа Кече фәннәр академиясе кысаларында укучыларның конкурслары мәктәп, район, шәһәр һәм республика дәрәҗәләрендә тормышка ашырыла.

Конкурсның район этабында, гадәттә, шәһәрнең 2 меңгә якын укучысы катнаша. Быел конкурсның шәһәр этабына Уфаның гомуми белем бирү оешмалары укучыларының 621 тикшеренү эше тәкъдим ителде. Техник экспертиза нәтиҗәләре буенча, шуларның 391е Уфа Кече фәннәр академиясенең фәнни-гамәли конференциясендә яклау өчен тәкъдим ителәчәк.