Биредә ул урындагы халык белән аралашты, алар республика җитәкчесенә торак пунктындагы проблемалар турында сөйләде.
Соңгы елларда авылда яшь гаиләләр күбрәк кала, туучылар саны арта, нәтиҗәдә балалар бакчасы төзү зарурлыгы туган.
Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы Илдар Нәфыйков сүзләренә караганда, хәзер балалар күрше авыллардагы балалар бакчаларына йөри. Әмма барлык гаиләләрнең дә балаларын болай йөртү мөмкинлеге юк.
"Әйдәгез, быел без 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасын проектлый башлыйбыз, ә киләсе елда төзелеш эшләре башланачак", — диде Радий Хәбиров.
Авыл халкы республика җитәкчесенә автобус белән бәйле проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорады һәм Радий Хәбиров моңа кагылышлы тиешле йөкләмә бирәчәген әйтте.
Калган мәсьәләләр буенча, аерым алганда, ике урамга газ үткәрү, яктырту буенча республика җитәкчесе район башлыгына киләсе атнада авыл җыены уздырырга, кешеләрне тыңларга һәм аның нәтиҗәләре буенча чаралар планын төзергә кушты.