-4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 Января 2019, 06:37

Борайда уку алдынгыларына - район хакимияте башлыгы бүләге!

Борай районында инде матур йолага әверелгән уку алдынгылары слеты үтте. Чарада фән олимпиадаларында, төрле иҗади бәйгеләрдә матур җиңүләр яулаган, конференцияләрдә актив катнашкан уку алдынгыларына район хакимияте башлыгының махсус бүләге тапшырыла.

Добавить в предпочтительные источники Google
Быел районда мәктәп укучылары арасында 21 предмет буенча олмипиада үткәрелгән. Аларда 679 укучы катнашкан. Республика күләмендәге олимпиадаларда 5 җиңү яуланган.

- Бу уңышлар өчен бик шатбыз, - дип билгеләде чарада Борай районы хакимияте башлыгы Борис Нурисламов. - Киләчәктә районыбыз данын күтәрүче укучыларыбыз саны тагын да артыр, әлеге бәйрәм - уку алдынгылары слеты бу максатыбызга тагын бер этәргеч булыр дип ышанабыз!