+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
29 Января 2019, 08:21

Гүзәл Заһитова — Уфаның иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы!

“Башкаланың ел укытучысы-2019” конкурсы җиңүчеләре билгеләнде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Шушы көннәрдә “Башкаланың ел укытучысы-2019” шәһәр конкурсы узды. Быел ул 22нче тапкыр оештырылды. Башкала конкурсында быел барлыгы 66 педагог көч сынашты, аларның 27се — яшь укытучылар. Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм лауреатлар билгеләнде.

Кичә “Башкаланың ел укытучысы” һәм “Башкаланың башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсларын тантаналы ябу чарасы Дәүләт академия урыс драма театрында узды.

Конкурсның абсолют җиңүчесе исемен Уфаның 47нче гимназиясеннән икътисад укытучысы Ирина Хисмәтуллина яулады. Башкаланың иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып 65нче Татар гимназиясе мөгаллимәсе Гүзәл Заһитова танылды. Уфаның 7нче мәктәбеннән Гөлшат Габитова — иң яхшы башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы, 6нчы лицейдан Айгөл Хөсәенова иң яхшы урыс теле һәм әдәбияты укытучысы буларак билгеләнде.

“Педагогик дебют” номинациясендә - 160нчы лицейның рәсем укытучысы Ангелина Тимерова, ә “Педагогик өмет” номинациясендә 103нче мәктәптән Зөлфия Исәнбаева җиңделәр.