+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 Января 2019, 10:13

Зирәкләр ярышты

Борай 2нче гимназиясендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" дип аталучы зирәкләр бәйгесе оештырылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чара бик мавыктыргыч һәм киеренке барды. Анда район үзәгеннән 4 команда һәм Яңа Тазлар авылы мәктәбе укучылары катнашты.

Уен 3 турдан торды. Видеосорауларга җавап бирү дә оештырылды.

Нәтиҗәдә 2нче гимназия укучылары җиңү яулады. Тиздән Уфада үтәчәк бәйгедә район данын нәкъ менә алар яклаячак. Уңышлар сезгә, борайлылар!