+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 Февраля 2019, 18:51

Мәктәпкә мыскылларга түгел, укырга йөрергә кирәк

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров укытучыларны һәм республиканың директорлар корпусын мәктәпләрдә балаларны мыскыллау фактларын бетерергә чакырды.

Добавить в предпочтительные источники Google
- Мәктәптә укыганда мин дә, сезнең кебек үк, кайчан да булса, үскәч, җитәкче булгач "буллинг" (мыскыллау), "скулшутинг"(уку йортларында атыш), "кибербуллинг " (интернетта мыскыллау) кебек терминнар килеп чыгар дип уйламадым да.

Асылда, мәктәптә әхлакый атмосфера һәм психологик мохит турында сүз бара. Без мондый фактларның республикада да урын алуын беләбез, - диде Радий Хәбиров.

Аның фикеренчә, бу хәл балаларга һәм тулаем мәгариф системасына зыян китерә.