+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
7 Февраля 2019, 12:24

Сугыш чукмары өчен әти-әнисе җавап бирәчәк

Әлшәйнең бер мәктәбендә күңелсез хәл булган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кичә Әлшәй районының бер мәктәбендә күпләрне аптыратырлык күңелсез хәл була.

Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белдерүенчә, мәктәп ихатасында уйнап йөрүче 5нче сыйныф укучылары арасында конфликт чыга. Кызып киткән малай сыйныфташына берничә тапкыр каты итеп суга. Эш шунда: малай кыз кешегә кул күтәрә. Нәтиҗәдә, тән җәрәхәте алган кызны дәваханәгә озаталар.

Әлеге вакытта полиция тикшерү эше үткәрә. Кулы тик тормаган малайның әти-әнисе җавапка тарттыралачак.