-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
11 Февраля 2019, 08:43

БДИ җилләре көчлерәк исә башлады...

Быел республикада 19 мең укучы имтихан тапшырачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Русиядә быел сынау тотучыларның саны 779 меңгә җитә. Елдагыча, йомгаклау имтиханы өч этапта: алдан тапшыру, төп һәм өстәмә (сентябрьдә) узачак.

Билгеле булуынча, укучылар 1 февральгә кадәр БДИ тапшыру өчен гариза язарга тиеш иде. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары гаризаны - үзләре укыган мәктәпкә, ә узган ел укуны тәмамлаучылар БДИга теркәү урыннарына язды.

Гадәттәгечә, математика һәм урыс теле буенча имтихан тапшыру мәҗбүри. Тик быел укучылар математика буенча берсен генә — база яки профильле дәрәҗәне сайлый ала. Бу фән буенча начар билге алган очракта, укучы дәрәҗәне үзгәртеп, имтиханны резерв көннәрдә яңадан тапшыра ала.

БДИда чит телләр тапшыручылар өчен быел яңалык бар — хәзер алар кытай теленнән дә имтихан тапшыра ала. Русиянең Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте хәбәр итүенчә, аны 43 төбәктә 289 укучы сайлаган.