+2 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
11 Февраля 2019, 14:02

Дәреслекләр өченче тапкыр экспертизага китте

Аларның күпчелеге буенча фикерләр каршылыклы дип табылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Былтыр федераль исемлеккә кертү өчен тәкъдим ителгән дәреслекләр ике экспертиза үткән иде инде. Аларның күпчелеге буенча экспертиза нәтиҗәләре каршылыклы булу сәбәпле, дәреслекләр буенча Фәнни-методик совет үзенең карары белән 490 дәреслекне өченче тапкыр өстәмә экспертизага җибәрткән.

Өстәмә экспертизага җибәрелгән 490 дәреслекнең 156сы — башлангычлар, 235е — урта һәм 99ы өлкән сыйныфлар өчен.
Бу юлы экспертиза өчен җаваплылык нәшер итүчеләр өстенә төшәчәк.

Билгеле булуынча, былтыр яз беренче тапкыр өстәмә экспертиза оештырылган иде. Анда 290нан артык тәҗрибәле эксперт җәлеп ителде. Нәтиҗәдә, 863 дәреслек кенә уңай бәя алды.