+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 Февраля 2019, 14:12

“Авыл укытучысы” программасы булдырыла

Авылга эшкә кайтучы укытучыларга да хәзер бер миллион сум акча бүленәчәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында, сәламәтлек саклау системасындагы “Земский доктор” программасы кебек үк, укытучылар өчен дә “Авыл укытучысы” программасын булдырырга тәкъдим итте.

Махсус программа авылга, район үзәгенә, кечкенә шәһәрләргә эшкә кайтучы педагоглар өчен каралган.

Владимир Путин заманча мәктәпләрнең проблемасы турында сөйләгәндә, кадрларның бүген иң мөһим мәсьәлә булып торуын ассызыклады.

Ил башлыгы тәкъдим иткән “Авыл укытучысы” программасы нигезендә авылга һәм кечкенә шәһәрләргә эшкә кайтучы педагоглар бер миллион сум акча алачак. Яңа программа 2020 елдан эшли башлаячак.