+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 Февраля 2019, 14:12

Шимбә көнне укучылар ял итәчәк

1 апрельдән республика мәктәпләренең 60 проценты биш көн укытуга күчә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республика мәктәпләренең 60 проценты 1 апрельдә биш көн укытуга күчүе турында бүген “Торатау” Конгресс-холлында узган киңәйтелгән киңәшмәдә мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин белдерде.

Мәктәптә укытуның яңа форматын республика җитәкчесе Радий Хәбиров “Мәгарифтә күтәрелеш” беренче мәктәп белеме форумында тәкъдим итте. Аның фикеренчә, балалар ял көннәрен гаилә белән үткәрергә тиеш. Җәмәгатьчелек тә бу карарны хуплады.

— Мәгариф министрлыгы бу эш белән шөгыльләнүче органнар һәм җәмгыять оешмалары белән берлектә методик тәкъдимнәр әзерләде. Алар балалар һәм укытучылар өчен укытуның яңа форматын оештыруда мәктәпләргә ярдәм булачак, — диде Айбулат Вәкил улы.

Аның әйтүенчә, калган мәктәпләр биш көнлек укытуга яңа уку елыннан күчәчәк. Укыту йөкләнеше атна дәвамында тигез итеп бүленәчәк. Айның бер шимбәсе укучының сәләтен үстерүче чараларга багышланачак.