-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 февраль 2019, 12:23

Балалар суициды кими

Ни кызганыч, узган елда 31 очрак үлем белән тәмамланган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республика Мәгариф министрлыгының киңәйтелгән утырышында балалар тормышына кагылышлы четерекле мәсьәлә — суицидлар темасы да игътибардан читтә калмады.

Ведомство җитәкчесе Айбулат Хаҗин әйтүенчә, республикада балаларның үз-үзенә кул салу очраклары кимегән. Былтыр балигъ булмаганнар арасында үлем белән тәмамланган 31 суицид булса, аннан алдагы елда шундый 34 очрак теркәлгән. Аларның җидесе — Уфада, өчесе — Зианчурада, икешәр очрак Әбҗәлил, Белорет, Иглин, Мәләвез, Хәйбулла, Чишмә районнарында.

Республика мәгариф оешмаларында буллинг — яшьтәшләренең баланы кимсетү күренеше булуы да борчуга сала. Гыйнвар-февраль айларында гына да шундый биш мөрәҗәгать теркәлгән: аларның дүртесе — Уфада, берсе Салават шәһәрендә.