+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 июль 2019, 13:11

БДИда катнашкан укытучылар эш хакы алганмы?

Мәгариф министрлыгы төбәкләрне тикшерә башлаган.

Мәгариф министрлыгы төбәкләрне тикшерә башлаган.
Русиянең Мәгариф министрлыгы төп дәүләт имтиханында һәм БДИ вакытында эшләгән педагогларга төбәкләрдә хезмәт хакы ничек түләнүен тикшерә башлаган.
Тикшерү мәгариф министры Ольга Васильева кушуы буенча 15 июльдә башланган. Ведомство матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, төбәкләрдән килгән сигналлар моңа сәбәпче булган.
Билгеле булуынча, 2019 елдан “Мәгариф турында” Федераль законда күрсәтелгәнчә, дәүләт имтиханында эшләгән укытучыларга хезмәт хакы түләнергә тиеш. Элекке елларда исә педагоглар бу эшне бушлай башкара иде.
Әлеге тикшерү илнең барлык төбәкләрендә 1 августка кадәр үткәреләчәк. Педагоглар өчен анкеталар җибәрелгән. Министрлык тарафыннан булдырылган эшче төркем анкета нәтиҗәләрен дә исәпкә алачак.
Әлеге вакытта акчаны түләү тәртибен, күләмен урындагы властьлар хәл итә.
Читайте нас