+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 июль 2019, 12:04

Мәктәпләрдә смартфон урынына “шкулфон” кертелерме?

RT хәбәр итүенчә, Русия Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышев “Ростех”ка мәктәп укучылары өчен “шкулфон” дип аталган махсус телефон булдыру башлангычын җибәргән.

RT хәбәр итүенчә, Русия Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышев “Ростех”ка мәктәп укучылары өчен “шкулфон” дип аталган махсус телефон булдыру башлангычын җибәргән.
Борис Чернышев фикеренчә, “шкулфон” мәктәпләрдә балаларга кесә телефоннарын куллануны тулысынча тыюга алмаш булырга мөмкин.
“Шкулфон”да әти-әниләрнең, укытучыларның һәм сыйныфташларның телефон номерлары язылырга тиеш. Шулай ук, “Мәскәү электрон мәктәбе” һәм аның федераль аналогы булган “Русия электрон мәктәбе” кушымталарын ача торган программа, гомум сораулар буенча уку белешмәлеге һәм калькулятор булырга тиеш.
Моннан тыш, яңа җайланмада мәктәпнең эчке Интернетын урнаштырырга кирәк. Шулай ук, “мәктәп балаларының бер-берсен кимсетү, җәберләү омтылышларын туктата” торган программа да көйләнергә тиеш. Борис Чернышев сүзләренчә, программа вирусларны һәм балигъ булмаганнарга туры килми торган сайтларны чикләячәк.
ВЦИОМ мәгълүматлары буенча, Русиядә 70 процент кеше мәктәптә гаджетлар куллануны тыю яклы.
Читайте нас