+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 июль 2019, 10:40

Уфа мәктәбендә кеше кыйнаган өчен хөкем ителгән укытучы эшләгән

Уфа районы прокуратурасына Зубово бистәсе укучыларының әти-әнисе мөрәҗәгать иткән. Алар биредәге мәктәптә хезмәт һәм мәгариф турындагы законнарның дөрес үтәлешенә шикләнгән.

Уфа районы прокуратурасына Зубово бистәсе укучыларының әти-әнисе мөрәҗәгать иткән. Алар биредәге мәктәптә хезмәт һәм мәгариф турындагы законнарның дөрес үтәлешенә шикләнгән.
Нәтиҗәдә, агымдагы елның февралендә мәктәпкә элегрәк кеше кыйнаган өчен хөкем ителгән булган ир-егетнең эшкә кабул ителгәнлеге ачыкланган. Аны башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп эшкә алганнар.
"Кеше гомере һәм сәламәтлегенә каршы җинаять өчен хөкем ителгән затларга педагогик эшчәнлекне гамәлгә ашыру рөхсәт ителми. Бу факт балигъ булмаганнарның гомере, сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра", — диләр Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә.
Районның күзәтчелек ведомствосы мәктәп директорына закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирде. Нәтиҗәдә, директор урынбасары дисциплинар җаваплылыкка тарттырылган, ә хезмәткәр эштән киткән.
Моннан тыш, мәктәп директоры "Хезмәт турындагы законнарны бозу" статьясы буенча административ җаваплылыкка тарттырылды.
Читайте нас