Физика буенча Халыкара олимпиада Израильдә үтте.
Тель-Авивта узган физика буенча 50нче Халыкара олимпиадада Русия укучылары 4 алтын һәм 1 көмеш медаль яулады.
Әлеге интеллектуаль ярышта 78 илдән 384 укучы катнашты. Олимпиада ике турдан — теория һәм эксперименталь өлештән торды. Укучыларның эшен халыкара комиссия бәяләде.
Мәртәбәле олимпиадада Мәскәү мәктәпләреннән дүрт укучы — җиңүче, Вологда лицее укучысы призер исеменә лаек булды. Алар барысы да шул профиль буенча Русия вузларына имтихансыз укырга керә ала.
Әйтергә кирәк, Русия җыелма командасы физика буенча Халыкара олимпиададан былтыр да биш медаль алып кайткан иде. Быел да укучылар беренчелекне бирмәде.