+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 июль 2019, 12:30

Вуздан беренче тьюторлар чыкты

Кем соң алар яңа һөнәр ияләре?

Кем соң алар яңа һөнәр ияләре?
Себер федераль университетының педагогика, психология һәм социология институты беренче тьюторларны әзерләп чыгарды.
Мондый белгечләрне әлегә бу вузда гына әзерлиләр. Билгеле булуынча, тьюторлык “Сколково киләчәгенең яңа һөнәрләр атласы” юнәлеше исемлегенә керә.
Кемнәр соң алар — тьюторлар? Тьютор — ул укытучы, остаз һәм психолог. Ул индивидуаль укыту программаларын булдыруны һәм тормышка ашыруны озатып баручы педагог. Аның эшчәнлегенә кешенең белемгә булган ихтыяҗын тикшерү, фикер алышу һәм ярдәм күрсәтү керә. Мәсәлән, алар укучыга проблемалы хәлләрдән чыгарга, яисә кирәкле ресурслар сайлауда ярдәм итә.
Тьюторлар укытучы һәм укучы, профессор һәм студент арасында торган өченче як ролен башкара. Бу һөнәр ияләре балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, һөнәри белем бирү уку йортларында һәм вузларда, инклюзив белем бирүдә, өйдә укытуда эшли ала.
Читайте нас