+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 июль 2019, 04:46

Җырлы-моңлы “Венеция”, балалар сине сөя!

Дүртөйле районында урнашкан лагерьда берсеннән-берсе фәһемле чаралар үтә

Дүртөйле районында урнашкан лагерьда берсеннән-берсе фәһемле чаралар үтә


— Безгә монда бик күңелле, рәхәт! — диләр бертавыштан Дүртөйле районының “Венеция” шифаханә-профилакториенда урнашкан балалар лагеренда ял итүче кызлар һәм малайлар. — Биредә көн дә берсеннән-берсе кызыклырак чаралар үтеп кенә тора. Күптән түгел без “Евровидение”дә катнаштык, “Биюләр” проектында чыгыш ясадык.
Лагерьда Дүртөйле районыннан гына түгел, Уфа, Яңавыл, Нефтекама, Бөре шәһәрләреннән килгән балалар да бар. Биредә Бакалы һәм Чакмагыш районнары социаль приютларында тәрбияләнүче 50 кыз һәм малай да сәламәтлеген ныгыткан. Өченче сменага Дүртөйле шәһәрендә урнашкан социаль приюттан балалар киләчәк.

— Лагерьда җәй буена 430дан артык бала ял итәчәк, — ди “Венеция”нең җитәкчесе Вадим Әһәдуллин. — Моннан тыш, бездә “Ана һәм бала” программасы буенча килүчеләр сәламәтлеген ныгыта. Нәти­җәдә, “Венеция” елына 700ләп баланы кабул итә. Массаж, кедр мичкәсе, физиотерапия процедуралары, ингаляция, тоз шахтасы һәм башка төрле дәвалау алымнары кулланабыз. Балалар ялы өчен бездә ике бина бар. Аларның берсе бары тик җәен генә эшләсә, икенчесе ел әйләнәсенә файдаланыла. 2017 елда “Башнефть” компаниясе ярдәме белән төзелгән заманча бинада барлык уңайлыклар да бар, иркен душ, бәдрәф бүлмәләре җиһазлан­дырылган. Ял бүлмәләре якты, иркен.

Лагерьда вожатыйлар вазыйфасында М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты студентлары эшли. Ә өлкән вожатый Диана Фәйрушина — “Венеция”дә инде бишенче ел.

— Балаларның һәр көнен кызыклы һәм фәһемле итеп оештырырга тырышабыз, — ди ул. — Аларның моңаеп утырырга бер генә буш минуты да юк. “Театр көне”, “Эшкуарлар бәйгесе”, “Әкияттә кунакта”, “КВН”, спорт бәйгеләре кебек чаралар һәркемгә ошый. Кичләрен бергәләп дискотекада биибез, нәфис фильмнар карыйбыз. Смена ахырында “Әти-әниләр көне” уза. Аның кысаларында бик күңелле концерт әзерлибез. Сәләтсез балалар юк, бары аларның талантын вакытында күрә, үстерә белү кирәк. Бездә үзебезнең журналистлар бар, алар даими рәвештә лагерьның стена гәзитен чыгара, үзебезнең “телевидение” кичләрен төрле темаларга тапшырулар әзерли.

Һәр смена зур пионер учагы янында тәмамлана. Балалар яраткан вожатыйлары, дуслары белән күз яшьләрен сөртә-сөртә саубуллаша.

— Лагерьда бик тәмле итеп көненә биш тапкыр ашаталар, вожатыйлар шундый мөлаем! — ди 11 яшьлек Миләүшә Габдуллина. — Мин — Уфа кызы. “Венеция”дә инде өченче ел ял итәм. Киләсе елга да бирегә киләчәкмен!

— Ә мин “Венеция”дә икенче мәртәбә! — дип сүзгә кушыла 11 яшьлек Ислам Бакиров. — Биредә мин шундый яхшы дуслар таптым. Лагерь искиткич матур урында урнашкан: тирә-якта хуш исле нарат урманы, һава шундый саф!

Дүртенче смена “Венеция”дә “Спецназ” дип аталачак. Ул сменада спорт сөюче һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар ял итәчәк. Лагерьда спортның берничә төре буенча тренерлар эшләячәк, ял итүчеләрне чын хәрбиләр, хокук белгеч­ләре белән кызыклы очрашулар көтә.
Миләүшә ЛАТЫЙПОВА,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Дүртөйле районы.
Читайте нас