+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 июль 2019, 09:51

1 сентябрьгә мәктәпләр әзер булырга тиеш

22 июльдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика башкарма власть органнары, федераль министрлыклар һәм ведомстволарның территориаль органнары җитәкчеләре белән чираттагы оператив киңәшмә үткәрде.

22 июльдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика башкарма власть органнары, федераль министрлыклар һәм ведомстволарның территориаль органнары җитәкчеләре белән чираттагы оператив киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә мәгариф объектларының яңа уку елына әзерлеге мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
- Мәгариф өлкәсе буенча 71 объект төзелә һәм проектлана, шул исәптән 10161 урынлык 22 мәктәп һәм 4614 укучыга исәпләнгән 15 күпфункцияле мәгариф үзәге. 2019 елда 6404 укучыга исәпләнгән 21 мәгариф объектын файдалануга тапшыру планлаштырыла — бу 4 мең урынга 9 мәктәп һәм 2364 укучыга исәпләнгән 12 күпфункцияле мәгариф үзәге, — дип хәбәр итте Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Марат Әхмәдуллин.
Докладчы сүзләренә караганда, бүгенге көндә ике проблемалы объект бар. Шуларның берсе - Бакалы районының Бакалы авылында 825 урынга исәпләнгән мәктәп. Анда төзелеш эшләрен тиешенчә оештырмау нәтиҗәсендә графиктан артта калуга юл куелган. Җитәкче сүзләренә караганда, объект төзелеше көн саен контрольдә тотыла. Мәктәпне 1 сентябрьгә тапшыру планлаштырыла.
Тагын бер проблемалы объект — Туймазы шәһәрендәге 5нче мәктәпне реконструкцияләү. Объектны 2019 ел ахырына файдалануга тапшыру планлаштырыла. Мәктәп берничә өлештән тора. Беренче өлеш - узган гасырның 50нче елларында, икенче өлеше 70нче елларда төзелгән, өченчече - яңа төзелеш. Реконструкция барышында өстәмә көчәйтелергә тиешле нигездә җитешсезлекләр ачыкланган.
Район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов хәбәр иткәнчә, балалар авиация университетының ябылган филиалында урнаштырылган, уку процессы инде 2018 елның 1 сентябреннән үк тиешле дәрәҗәдә ике сменада оештырылган.
«Өченче чиректә мәктәпне ачыгыз», — дип йөкләде Радий Хәбиров. Төбәк җитәкчесе уку елына әзерлеккә аерым игътибар бирергә кушты.
«1 сентябрьгә әзерләнегез, зур вакыйга булачак, ел саен без аны көтеп алабыз. 1 сентябрьдә мәктәп территорияләре төзекләндерелергә, юл тамгалары һәм светофорлар тәртиптә булырга тиеш», - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Читайте нас