+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 июль 2019, 14:31

Ике сабый җитәкләшеп бакчадан качкан

Шәһәр мэры мөдирне һәм тәрбиячене эштән бушатырга кушкан.

Шәһәр мэры мөдирне һәм тәрбиячене эштән бушатырга кушкан.
Саратов өлкәсендәге Заводской районында урнашкан балалар бакчасыннан ике сабый югалган. Урам буенда җитәкләшеп йөргән балаларны ике сәгатьтән соң гына табып, әти-әниләренә кайтарганнар.
Вакытлыча бакча мөдире вазыйфасын башкаручы әйтүенчә, бер баланы алырга әбисе килгәч кенә тәрбияче аның юклыгын белгән.
Район җитәкчеләре бу хәлне тикшерүне үз кулына алган. Саратов шәһәре мэры Михаил Исаев исә бу балалар бакчасы мөдирен һәм аның урынбасарын, шулай ук, тәрбиячене тиз арада эштән бушатуны таләп иткән. Аның фикеренчә, гаепле кешеләргә карата тиешле чаралар күрелергә тиеш. Район башлыгының социаль өлкә буенча урынбасарына һәм мәгариф бүлеге җитәкчесенә шелтә бирергә кирәк, дип ассызыклаган ул.
Читайте нас