Бу хәлне бер баланың әнисе видеога яздырып торган.
Краснодар краедагы 176нчы балалар бакчасы тәрбиячесе прогулкага чыккан сабыйларны чүпрәк белән бәргәләп, төрткәләп йөрткән, кулларыннан тарткалаган.
Бу хәл турында биредә тәрбияләнүче баланың әнисе хәбәр иткән. Хәбәр итеп кенә калмаган, качып кына төшергән видеосын да күрсәткән.
Шәһәр мәгариф департаменты видеоязмаларны караганнан соң, балалар бакчасында тикшерү үткәргән. Нәтиҗәдә, чүпрәк белән селтәнгән тәрбияче эштән бушатылган, ә бакча мөдире шелтә алган.