Дүртөйле шәһәренең халык шагыйре Наҗар Нәҗми исемен йөртүче башкорт гимназиясендә күптән түгел күңелле вакыйга булды. Биредә укучы балаларның "Илһам" дип аталган телестудиясе ачылды!
Әлеге телестудияне гимназиядә "Тамыр" телекомпаниясе оештырды. Нәкъ менә "Тамыр" республика милли мәктәпләре һәм гимназияләрен телестудияләр белән тәэмин итү эшен башлап җибәрде.
Наҗар Нәҗми исемендәге гимназия укучылары үзләренең әзер видеоматериалларын "Тамыр"га җибәрәчәк, ә аннан инде гимназия яңалыкларын бөтен республикага күрсәтү мөмкинлеге ачыла. Балаларның күркәм идеяләре бихисап, аларның барысын да тормышка ашырырга көч-сәләтләре дә җитәрлек. Бүгенге көндә гимназиядә телестудия эше белән укытучы Зилә Газизова җитәкчелек итә. Укучылардан Азалия Гыйләҗева һәм Илһар Муллагалиев - корреспондентлар, Тимур Солтанов - видеооператор, Алсу Бәширова монтаж эшен башкара.
Уңышлар юлдаш булсын аларга!