Башкортстанның Мәгариф министрлыгы яңа уку елыннан мәктәпләрнең республика рейтингын кертә. Аның нәтиҗәләре буенча республиканың 20 мәктәбе (унысы - шәһәр, унысы - авылныкы) мәгариф проектларын гамәлгә ашыру буенча 1 миллион сум грант алачак.
Без мәктәпләрне укыту эшчәнлеген заманча алымнар белән оештыруга, сәләтле балалар белән яңача эшләү формаларын эзләүгә, педагог-остазлар әзерләүгә дәртләндерүче ярыш башлыйбыз. Проектның төп максаты - һәр мәктәпне иң яхшысы итү, һәр баланың талантын ачыклау һәм үстерү өчен шартлар булдыру, - диде август киңәшмәсендә мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин.