- Талантлы чыгарылыш сыйныф укучылары кая китә? Безнең балаларның башкала вузларына китүе тирәсендә ахылдауны туктатырга кирәк. Китсеннәр, аларга тормышта үз юлларын сайларга мөмкинлек бирик. Монда башка мөһим мәсьәлә килеп туа: яхшы белем алган яшьләребез безгә эшкә кайтсын өчен нишләргә? Бу сорау шәхсән миңа, хөкүмәтнең идарә итүче командасына кагыла. Хәзер Мәскәүдә ике меңләп безнең яшьләр бар: студентлар, аспирантлар. Бу - милләтнең йөзе, чын-чынлап талантлы яшьләр. Алар акрынлап кайта һәм без моның өстендә эшлибез, - диде Радий Хәбиров.