+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 август 2019, 13:01

БДИда 100 балл алучыларның укытучылары акчалата бүләкләнәчәк

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров август киңәшмәсендә ведомство алдына шундый бурыч куйды.

Республикада БДИ тапшыручылар арасында 100 балл алучылар саны бермә-бер артты. Быел республика буенча 110 укучы дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды. Әлбәттә, чыгарылыш укучыларының уңышка ирешүе артында аларның укытучыларының зур хезмәте ята. Ләкин алар игътибардан читтә кала килә. Шушы мәсьәләгә бүген август киңәшмәсендә Радий Хәбиров аерым тукталды.
- 100 балл алучыларның укытучыларын республика грантлары кысаларында акчалата бүләкләү турында уйланырга кирәк. Чынлыкта, бу педагоглар бәяләп бетергесез эш башкара. Шулай ук олимпиада җиңүчеләренең остазларына да игътибар юнәлтергә, премияләү турында уйларга кирәк, - диде төбәк җитәкчесе.
Читайте нас