+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 август 2019, 15:09

Грантсыз калган колледж директорлары эштән бушатылачак

Андый уку йортлары нәтиҗәсез эшли дип исәпләнә.

Андый уку йортлары нәтиҗәсез эшли дип исәпләнә.
Worldskills Russia проекты кысаларында федераль грантлар алалмаган республика һөнәри колледж директорлары эштән җибәреләчәк. Бу хакта бүген педагогларның август киңәшмәсендә мәгариф министры урынбасары Гөлләрия Ялчикәева белдерде.
— Әгәр дә 2024 елга кадәр колледж бер тапкыр да грант алмый икән, бу уку йорты нәтиҗәсез дип саналачак. Андагы җитәкчеләр белән эшләү туктатылачак, — диде Гөлләрия Рәфкать кызы.
Русия Мәгариф министрлыгы грантлары Worldskills компетенциясе буенча остаханәләр булдыру өчен бирелә. 2024 елга кадәр республикада шундый 55 остаханә ачу күз уңында тотыла.
Билгеле булуынча, Worldskills Russia федераль проекты “Мәгариф” проекты кысаларында 2024 елга кадәр тормышка ашырыла. Федераль бюджеттан бүленгән грантларның гомум күләме — 139 миллион сум, ә төбәкнеке 30 миллион сум тәшкил итә.
Читайте нас: