Педагогларның август киңәшмәсендә тармактагы көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде
“Гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру шартларында Башкортстан Республикасы мәгарифенең яңа мөмкинлекләре” — мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе быел шундый исем астында узды. Анда республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Русиянең мәгариф һәм фән министры урынбасары Ирина Потехина, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова, мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин, Югалган һәм зыян күргән балаларга ярдәм итү дәүләт мониторинг үзәгенең Попечительлек советы рәисе Елена Мильская, “Интеллектуаль альянс” фонды президенты Сергей Гиль, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова, министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, район һәм шәһәр хакимияте башлыклары, аларның урынбасарлары, укытучылар һәм ата-аналар катнашты.
Педагоглар форумында катнашучылар башта 8 дискуссия мәйданчыгында мәгариф өлкәсендәге иң актуаль мәсьәләләр буенча сөйләшү алып барды. Аларда, “Мәгариф” гомумдәүләт проектына ярашлы, укытуның эчтәлеген һәм ысулларын, сәләтле балалар белән эшләү, урта һөнәри белем бирү системасын камилләштерү, санлы белем бирү мохите булдыру, балаларның җәйге ялын оештыру һәм башка темаларга кагылышлы сораулар каралды.
— Мәгариф системасы бүген үзенчәлекле чорга аяк басты. Гомумдәүләт проектлары — Президент тарафыннан расланган реформалар, һәм алар үсеш өчен уникаль мөмкинлек бирә, — диде, пленар утырышны ачып, Радий Хәбиров.
Республика мәгариф системасында көтелгән яңалыклар, киләчәккә билгеләнгән максат-бурычлар — түбәндә шуларның һәркайсына кыскача тукталып үтәрбез.
Яңа уку елыннан республика укучылары 5 көнлек уку режимына күчә. Айның өч шимбәсен укучы үзе теләгән түгәрәкләргә йөри, гаиләсе белән үткәрә ала. Дүртенче шимбә тематик булачак.
Радий Хәбиров ассызыклаганча, чыгарылыш сыйныф укучылары интеллектуаль яктан көчле һәм үсешкән булсын өчен мәгариф системасында “Үсеш нокталары”, лицейлар, гимназияләр, кванториумнар булдырыла. Ләкин укучылар мәктәп тәмамлаганда белемле генә түгел, сәламәт, бәхетле гражданнар булсын өчен дә күп көч салырга кирәк. Атнасына биш көнлек укуга күчү әнә шушы җитди мәсьәләне күз уңында тотып эшләнә.
— Бу — әле булса бәхәсле мәсьәлә. Мине кайберәүләр тәнкыйтьли, ләкин баланың укудан тыш файдалы эш белән шөгыльләнү, әйтик, түгәрәкләргә йөрү, әти-әнисе белән булу, бер урынына ике көн ял итү өчен вакыты булырга тиеш, — диде Радий Хәбиров.
Яңа уку елында тармактагы яңалыкларның берсе — мәктәптәге туклану. Быел бөтен республикада мәктәп укучылары бердәм меню буенча туклана башлый. Радий Хәбиров ассызыклавынча, мондый алым нормативлар буенча барлык таләпләрне, диетологлар киңәшләрен исәпкә алу һәм, әлбәттә, балаларны яхшы туклану белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә.
— Хәзерге вакытта республикада туклануның картинасы күптөрле. 1 сентябрьдән республикада бердәм меню кертелә. Моннан тыш, мәктәп туклануы катгый контрольгә алыначак. Әгәр дә кемдер мәктәпләрдә балалар туклануын оештырырга ниятли икән, димәк, ул моны сыйфатлы итеп башкарырга тиеш, — диде Радий Хәбиров.
Тәрбияви проектлар эшли башлаячак
Яңа уку елыннан республика мәктәпләрендә тәрбияви юнәлештәге берничә проект старт ала. “Гаилә фәне” (719 мәктәп), “Мәктәпләргә — кинодәресләр” (539 мәктәп), “Позитив гадәтләр мәктәбе” (279 мәктәп), “Киләчәккә юллама” (30 мәктәп), “Сыйныф тәрбиячесе” (54 мәктәп) һәм башка кызыклы проектлар эшли башлый.
Шулай ук, 1 сентябрьдән республиканың 71 мәктәбендә “Взлетай!” программасы тормышка ашырыла башлый. Проект укучыларның сәләтен ачуга юнәлтелгән. Программа “Шахматта уйнарга өйрән!”, “Спорт белән дуслаш!”, “Интерактив башкорт теле”, инглиз телен төпле өйрәнүне үз эченә алган “Иркен сөйләш!”, “Минем гаиләм”, “Бие!”, “Руль артына утыр!” модульләреннән тора. 2020 елдан “Взлетай!” проектына барлык мәгариф оешмалары да кушылачак.
Укучыларга — 8800 сумлык сертификатлар
Республикада бүген 207 өстәмә белем бирү оешмасы эшли. Аларга 5 яшьтән 18гә чаклы 78,5 процент бала җәлеп ителгән. Яңа уку елында янә бер IT-куб, 2 мобиль технопарк һәм Октябрьский, Ишембай, Баймак шәһәрләрендә 3 технопарк булдырылачак. Технопарклар өчен республика бюджетыннан 24 миллион сум акча бүленгән. 2021 елга аларның саны 14кә җитәчәк.
— Узган елда өстәмә белем бирүнең Республика модельле үзәге ачылды. Сентябрь аеннан әлеге үзәк балаларга өстәмә белем бирүне финанслау проектының операторына әверәчәк. Һәр бала дәүләт тарафыннан бүленгән чараларга муниципаль һәм, шулай ук, шәхси мәгариф оешмаларындагы түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөри алачак. Сертификатның уртача суммасы — 8 800 сум. Бу акчаны башка максатларга файдаланып булмаячак, — диде үз чыгышында мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин.
Спорт юнәлеше 103 оешма базасында гамәлгә ашырыла. 100 меңнән артык бала спорт мәктәпләрендә һәм мәктәп спорт клубларында шөгыльләнә. 1 сентябрьдән 16 мәктәптә Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы белән берлектә оештырылган “Башкортстан мәктәпләренә спорт көрәше” проектына старт бирелә. 2020 елда андый мәктәпләрнең саны 151гә җитәчәк.
Үзенчәлекле балаларга мөнәсәбәт үзгәрәчәк
Август киңәшмәсендә күтәрелгән көнүзәк мәсьәләләрнең берсе —сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларга кагылды. Республика мәгариф оешмаларында барлыгы 39 367 бала тәрбия һәм белем ала. Мәктәпләрнең 51 процентына инклюзив белем бирү кертелгән. Аларның күпчелеге Уфа, Стәрлетамак шәһәрләрендә һәм Туймазы районында.
Республика җитәкчесе үзенчәлекле балалаларга һәм аларны тәрбияләүче гаиләләргә Хөкүмәтнең, чиновникларның мөнәсәбәте үзгәрәчәген, бу юнәлештә беренче адымнарның инде эшләнә дә башлавын ассызыклады.
— Безгә инклюзив белем бирү мәсьәләсендә күчеш ясарга вакыт. Балалар, нинди дә булса аерымлыклары булуга карамастан, бер-берсе белән аралашырга тиеш. Тормыштан күренүенчә, бу аларны үзара баетачак кына, — диде Радий Хәбиров.
Остазлар да читтә калмаячак
Республика җитәкчесе Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган укучыларның укытучыларына премия бирергә тәкъдим итте. “Сүз биш мең сум турында бармый”, — диде төбәк җитәкчесе. Димәк, укытучылар зуррак суммага өмет итә ала. Аның күләмен Мәгариф министрлыгы билгеләргә тиеш. Шундый ук премияләрне Русия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләрнең укытучылары да алырга тиеш, дигән фикердә Радий Хәбиров.
Быел дәүләт имтиханнарын 19 787 кеше тапшырган. Мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин белдерүенчә, укучылар, нигездә, профильле математика, җәмгыять белеме, физика һәм химия фәннәрен сайлаган. Ун фән буенча 100 баллга ирешүчеләр саны арткан. 7 чыгарылыш укучысы БДИны ике фәннән дә 100 баллга тапшырган. Алар — барысы да Бөтенрусия олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: киңәшмәдә республика җитәкчесе укытучыларга рәхмәт белдереп, аларга ярдәм итү, матди яктан дәртләндерү чаралары булдыру җәһәтеннән эш алып барылуын һәм моның киләчәктә дәвам итәчәген белдерде. Әлегә ул авыл укытучыларына кагыла. Педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү һәм югары һөнәри уңышларга дәртләндерү максатында агымдагы елдан яшь укытучыларга 600 мең сумлык 100 грант тапшырылачак.
Талантлы яшьләрне республикага кайтарырга
Педагоглар киңәшмәсендә чыгарылыш сыйныф укучыларын тормышка интеллектуаль яктан көндәшлеккә сәләтле, физик яктан көчле, сәламәт итеп әзерләү, республика вузларының эшчәнлеген яңа сыйфат дәрәҗәсенә күтәрү кирәклеге ассызыкланды. Республика җитәкчесе сәләтле укучыларның чит төбәктәге югары уку йортларына китүе турында да үз фикерен белдерде.
— Безнең балаларның башкала вузларына китүе тирәсендә ахылдауны туктатырга кирәк. Китсеннәр, аларга тормышта үз юлын сайларга мөмкинлек бирик. Монда башка мөһим мәсьәлә килеп туа: яхшы белем алган яшьләребез безгә эшкә кайтсын өчен нишләргә? Бу сорау шәхсән миңа, Хөкүмәтнең идарә итүче командасына кагыла. Хәзер Мәскәүдә безнең яшьләр ике меңләп: студентлар, аспирантлар. Бу — милләтнең йөзе, чын-чынлап талантлы яшьләр. Алар акрынлап кайта һәм без моның өстендә эшлибез, — диде Радий Хәбиров.
20 мәктәпкә — берәр миллион сум!
Башкортстанның Мәгариф министрлыгы яңа уку елыннан мәктәпләрнең республика рейтингын кертә. Аның нәтиҗәләре буенча, 20 мәктәп (унысы — шәһәр, унысы — авылныкы) мәгариф проектларын гамәлгә ашыру буенча 1 миллион сум грант алачак. Мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек буенча идарә тарафыннан рейтинг ясау методикасы булдырылган һәм сыналган.
— Проектның төп максаты — һәр мәктәпне иң яхшысы итү, һәр баланың талантын ачыклау һәм үстерү өчен шартлар булдыру, — диде Айбулат Хаҗин.
Бакчада урын булмаса, финанс ярдәме тиеш!
Ведомство җитәкчесе ассызыклавынча, муниципаль балалар бакчаларында 3 яшьтән 7 яшькә кадәр урыннар белән тәэмин ителү – 100 процент. Ике айдан өч яшькә кадәр — 89 процент. Альтернатив формалар табу һәм дәүләт карамагында булмаган мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрен җәлеп итү – бу мәсьәләне хәл итү юлы. Бүген республикада 177 шәхси мәктәпкәчә мәгариф оешмасы эшли. Анда 5077 бала тәрбияләнә.
Республиканың 2 шәһәрендә һәм 5 районында муниципаль балалар бакчасында урын ала алмаган гаиләләргә пособие түләнә. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы боерыгы нигезендә 2019 елның сентябреннән өч яшькә кадәр баласын бакчага урнаштыра алмаган гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Аларга шәхси бакчага йөрү өчен 6 мең сум пособие биреләчәк. Стәрлетамак әлеге проектны гамәлгә ашыруда пилот шәһәр булачак.
Русиянең мәгариф һәм фән министры урынбасары Ирина Потехина, “Мәгариф” һәм “Демография” гомумдәүләт проектларына ярашлы, республикага агымдагы елда — 600 миллион сум бүленүен, ә 2021 ел ахырына 5 миллиард сум бүленәчәге турында белдерде. Бу акчалар яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзүгә юнәлтеләчәк. Әйткәндәй, быел 6 501 урынга исәпләнгән 21 мәктәп һәм 3139 урынлык 21 балалар бакчасы төзү планлаштырылган. Яңа уку елы башыннан өр-яңа 9 мәктәп һәм 5 балалар бакчасы ишекләрен ача.
Пленар утырышта мәгариф өлкәсендә тырыш хезмәт салучы укытучыларның эше бәяләнде. Радий Хәбиров мәгарифне үстерүгә, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә зур өлеш керткән, төбәкара һәм республика конкурсларында җиңүче һәм лауреат булган укытучыларны бүләкләде.
Утырыш ахырында республика Хөкүмәте һәм Югалган һәм зыян күргән балаларга ярдәм итү дәүләт мониторинг үзәге арасында килешүгә кул куелды.