Бүген “Торатау” Конгресс-холлында теоретик һәм гамәли механиканың фундаменталь проблемалары буенча XII Бөтенрусия съезды ачылды.
Чарада катнашучыларны Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сәламләде. Аның сәламләү хатын катнашучыларга Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова укып ишеттерде.
“Кадерле дуслар! Әлеге чараның катнашучыларын, кунакларын һәм оештыручыларын чын күңелдән сәламлим! Башкортстан шундый югары фәнни форумны кабул итүгә бик шат.
Уфа илнең әйдәп баручы конгресс мәйданчыклары арасында исәпләнә. Бездә киңкүләм чаралар Русия һәм чит ил галимнәрен җыя. Без сезнең нәтиҗәле хезмәтегез өчен лаеклы шартлар тудырырга тырыштык.
Күренекле галимнәр белән бергә съезд эшендә күп кенә яшь тикшеренүчеләр катнашуы аеруча шатландыра. Сезнең съезд нәтиҗәле эшкә, аралашуга бай булыр дип ышанам. Барлык катнашучыларга һәм кунакларга яңа фәнни ачышлар, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр телим!” - диелә сәламләү хатында.
Шулай ук, катнашучыларга ил Президенты Владимир Путин сәламләү хаты җибәргән.
Сезне Уфада теоретик һәм гамәли механиканың фундаменталь проблемалары буенча XII Бөтенрусия съезды ачылу уңаеннан сәламлим.
Сезнең форумнар фәнни, инженер-техник, конструкторлык фикерләренең алдынгы юнәлешләрен үстерүдә мөһим роль уйный, мөһим тармак проблемалары турында фикер алышырга, идеяләр белән алмашырга, алга таба тикшеренүләр векторларын билгеләргә мөмкинлек бирә. Сез заманча механика бурычларын хәл итүгә мөһим өлеш кертәсез.
Съезд иҗади, конструктив узар, ә аның тәкъдимнәре ил авиациясенең, медицинаның, энергетиканың, оборона-сәнәгать комплексының әһәмиятле потенциалын ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам.
Сезгә уңышлар һәм иң изге теләкләр телим”, - дигән Президент.
Съездда Русиянең алдынгы фәнни үзәкләреннән, югары уку йортларыннан һәм сәнәгать предприятиеләреннән, шулай ук АКШ, Төркия, Сербия, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Украинадан 1500гә якын галим эшли.
Катнашучыларның күпчелеген яшь галимнәр алып тора. Фәнни программа пленар утырышларны, телдән һәм стенд докладларын үз эченә ала. Съезд утырышлары “Торатау” Конгресс-холлында һәм Башкортстан дәүләт аграр университеты бинасында узачак. Чара 24 августка кадәр дәвам итәчәк.